Бу обелискны алар авылда Әхмәтовлар йорты каршында урнаштырдылар, шул рәвешле авылдашлары – хәзерге вакытта мәрхүм гаилә башлыгы Илгиз Харрасович һәм аның улы Илнур Илгизович үз вакытында илебез чигендә хезмәт иттеләр.
"Безнең авылда төрле елларда 132 кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт итте, аларның иң өлкәне Илгиз Харрасович иде, – дип сөйләде изге эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе Зөлфәт Сөнгатуллин. - Ел саен без чик сакчылары көнендә, Нурлатта узган тантаналы митингтан соң, авылга Илгиз Харрасовичны котларга махсус килә идек, моннан соң да шулай булыр. Кызганычка каршы, узган ел ул вафат булды һәм без аның турындагы истәлекне шул рәвешле мәңгеләштерү бурычын куйдык".
Агач брусны авылдашыбыз Азат Хәмидуллин бирде, ә аннан чын чик буе баганасын Әнвәр Исламов ясады. Ә менә гербны хәзер Чаллыда яшәүче Ринат Минвәлиев алып кайтты. Киекле һәм Үрнәк авылларының чик сакчылары берләшмәсе вәкилләре аны Кировта заказга ясаткан. Киләсе елда Киекле авылында Ватанны саклаучылар һәйкәле территориясендә дә шундый ук багана урнаштырырга планлаштыралар.
"Чик сакчылары безгә әтинең йорты янында чик буе баганасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккач, без зур шатлык һәм горурлык кичердек, – дип уртаклашты кызы Илгизә Әхмәтова. – Бу безнең газиз кешеләребез турында хәтер генә түгел, ул үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә дә зур әһәмияткә ия. Зур рәхмәт аларга!"
Стела ачылганнан соң чик сакчылары авыл буйлап автойөреш үткәрде, аннары Нурлат шәһәрендә һәйкәл янында узган митингка кушылдылар.