Шушы көннәрдә Әлмәттә икенче отрядның 14 янгын бүлеге арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
«Нурлат-информ»га 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Михаил Смирнов хәбәр итүенчә, коллективларында күп кенә хезмәткәрләр-спортчылар, алар еш кына төрле ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Шулай итеп, Әлмәттәге мини-футбол буенча икенче отрядның 14 янгын сүндерү бүлеге арасында чираттагы ярышларда 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге командасы 3 урынны яулады.