81нең язында Ерак Көнчыгышның яшел үләнле келәм белән капланган калкулыклары, чик буендагы үзгә холыклы Уссури елгасы артта калды.
Борылыштан соң застава да күздән югалды. Федор Кульметьев бүген дә төшләрендә күрә әле аны.
-77нче Бикин чик буе отрядында, туган илебез чикләрен саклаганда хәрби постта һәлак булган Михаил Моисеевич Жидков исемен йөртүче заставада хезмәт уздым мин. Безнең 2049нчы гаскәри частебыз Хабаровск краеның Вяземск районында урнашкан иде, - ди Федор Иванович.- Укуны Сковородинода уздык, прожекторчы-электромеханик белгечлеге үзләштердем. Биредә үк 55нче чик буе отрядында хәрби ант бирдем. Сковородинода һава торышы бик кырыс, бу - мәңгелек туң зонасы, җәен черки-чебеннәр тынгы бирми, ә кышын бик каты суыклар була торган иде. Безне Новая заставасына билгеләделәр, анда чик буе зонасында ныгыту районнары төзедек. 79ның июлендә Жидков исемендәге заставага даими хезмәт итү урынына килеп җиттем. Төп составта 45-50 кеше идек. Частебызда кемнәр генә юк: мордва, чуваш, татар, украиннар бик күп. Беркайчан үзара аңлашылмаучанлыклар чыкмады, тату хезмәт иттек, бер-беребезгә булышып тора идек.
Туган җир чигендә 2 ел да 3 ай хезмәтне Федор Кульметьев гомерлеккә истә калдыра. Аннан соң 42 ел вакыт үткән инде, әмма хезмәттәшләр бүген дә тугры армия дуслары булып калганннар. Чик буе сакчылары көнендә илебезнең төрле почмакларыннан – Мәскәүдән, Курганнан, Екатеринбургтан, Казаннан һәм башка яклардан очрашуга җыелалар. Һәм менә инде өч ел рәттән Татарстаннан өч дус Свердловск өлкәсенә юл тотучы поезд вагогында: “Хәтерлисеңме...” – дип ихлас сөйләшүне башлап җибәрә.
Башта, запаска чыкканнан соң, юлларыбыз аерылган иде. Гаилә, эш, һәркемнең үз тормышы дигәндәй. Әмма вакытлар узгач, мин социаль челтәрләр аша Михаил Жидков исемендәге 8нче чик буе заставасындагы барлык иптәшләребезне диярлек эзләп таптым,- ди Федор Иванович.-Барысы белән дә элемтәдә торабыз, шалтыратышабыз, очрашабыз. Быел, мәсәлән, дембельдән бирле күрешмәгән дустыбыз да килергә тиеш әле.
Көтелгән очрашу Первоуральскида узачак. “Яшел фуражкалылар” шәһәрнең төньягында урнашкан чик буе баганасы янында ьыела. Алар арасында 1976 елдан 1985 елга кадәр алда телгә алган заставада хезмәт итүчеләр дә шактый була. Тантанадан соң сафларга тезелешеп марш астында мемориалга баралар, чәчәкләр салалар, митингтан соң җирле музейга керәләр.Һәм төн уртасына кадәр сөйләшеп сүзләре бетми. Һәркайсының искә алырлык хатирәләре күп...
Армиядә төрле хәлләр була иде. Чикне, һава торышы нинди булуга да карамастан, көндез дә, төнлә дә сакларга кирәк. Үзебез дә армия хезмәтен тутырып өйләргә таралышканда алган нәсыйхәтне онытмыйбыз: кайда гына эшләсәк тә, кем генә булсак та, үзебезнең чик буе сакчылары булуыбызны онытырга тиеш түгелбез”.