Бүген, 27 май көнне, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта учреждениенең 20 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм тантанасында фидакарь хезмәтләре өчен интернат-йорт хезмәткәрләре һәм ветераннар рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр. «Монда бары тик мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала", – дип, сәхнәгә чыккан һәркем, иң беренче чиратта, нәкъ менә шушы сүзләрне әйтте.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортны булдыруның чишмә башында учреждение белән ике дистә елдан җитәкчелек иткән Евгений Савинов тора,. Хәзер дә ул биредә мактаулы кунак. Интернат-йортның юбилее уңаеннан коллективка беренче котлау сүзләре һәм теләкләр нәкъ менә ул җиткерде.
«Мондый бәйрәм өчен җитәкчелеккә рәхмәт, минем хәтеремдә, бу хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча республикада икенче шундый тантаналы чара. Ветераннарыбызны һәм хезмәткәрләрне хөрмәтләвегез бик шәп, барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим», – диде Евгений Кузьмич, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.
Шулай ук интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин, район Башкарма комитетының социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Марина Билданова, «ТатРИТЭКнефть» ССП профкомы рәисе Гүзәл Әһлиуллинадан да котлау сүзләре яңгырады. Учреждениенең кайбер хезмәткәрләренә һәм ветераннарына озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Интернат-йортка нигез салынганнан бирле биредә эшләүче аерым 10 хезмәткәр билгеләп үтелде.
Бәйрәм кунакларына районның үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.
Хәзерге вакытта интернат-йортта 57 хезмәткәр эшли. Социаль ярдәмне 125 өлкән буын вәкиле ала