Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Шуларның беренчесе - «Имин шәһәр» АПК системасын үстерү, күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү эше турында район Башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы Илнур Бәхтияров чыгыш ясады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов рецидив, авыр җинаятьчелекне кисәтү буенча эшнең торышы турында сөйләде.

Шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру буенча алып барылган эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар. Бу темага РФ ҖҮФХИнең ТР буенча идарәсенең Нурлат районы филиалы начальнигы Радим Хәмидуллинның чыгышы тыңланды.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, барлык мәсьәләләр дә даими контрольдә булырга тиеш, дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International