Бүген Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында торак-коммуналь оешмаларның эшчәнлеге мәсьәләсе буенча атналык киңәшмә узды

2022 елның 27 мае, җомга

Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча халыктан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүне җыю турындагы мәгълүматны карадылар, аны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.И. Бәхтияров җиткерде.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Нурлат  идарәче компанияләре җитәкчеләрен тыңладылар, алар 2021/2022 елгы җылыту чорының тәмамлануы турында хисап тотты, шулай ук 2022/2023 елга чаралар планын тәкъдим итте.

Өченче мәсьәлә буенча Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ханеева Ралия Йосыфхан кызы тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү турында мәгълүмат каралды. Шулай ук идарәче компанияләрнең һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның социаль яклау органнары рәсми соратуларына җаваплар җибәрү мәсьәләсе каралды. Бу юнәлештә эшне оештырырга һәм социаль яклау бүлеге сорауларына вакытында җавап бирергә тәкъдим ителде.

Дүртенче мәсьәлә буенча пенсиянең автомат рәвештә билгеләнүе турында мәгълүматны карадылар, аны ТР буенча РПФ бүлегенең Нурлат районындагы клиент хезмәте эксперты - баш белгеч Е. О. Лизунова җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International