Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы эшкуарлык Советының чираттагы утырышы Эшмәкәрләр көненә багышланган иде.
Ул Шәһәр мәдәният сараеның зур залында узды. Утырыш башланганчы Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин фойеда оештырылган күргәзмә белән танышты. Үзмәшгуль нурлатлылар үз эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр: кулдан эшләнгән чәчәк бәйләмнәре, сувенир шәмнәр, чәч каптырмалары, уенчыклар һәм башка бик күп эшләнмәләр. Бикүле авылы үзмәшгульләре дә үз продукциясе белән таныштырды, шунда ук дегустация дә үткәрде.
Утырышта берничә мәсьәлә каралды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында бизнесны үстерү һәм эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле эшчәнлеге турында «Коррупциягә каршы бизнес» проекты җитәкчесе Анастасия Плотникова чыгыш ясады. Көн тәртибенә башка мәсьәләләр дә кертелгән иде.
Эшкуарлык Советына яшь эшмәкәрләр дә чакырылган иде. Әйтик, шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучысы Алинә Евдокимова -«Өлкән булу җиңел», ә Егоркино мәктәбеннән Диана Селиванова «Авылда бизнес үсеше» бизнес – проектын тәкъдир итте.
Эшкуарлык буенча Совет эшендә шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов та катнашты. Ул, дәүләтнең бизнеска административ басымны киметүгә планлы юнәлеш тотуын искәртеп узды һәм монда ук бизнес вәкилләрен үз хезмәткәрләренең хезмәт хокуклары, үз клиентларының, гражданнарның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеге турында да онытмаска өндәде.
Совет утырышы бүләкләү белән дәвам итте. Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин эшкуарларны тагын бер кат һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары Юрий Васильевка, Илназ Дәүләтшинга һәм Фәнил Сәгыйровка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, «Элис», «Здоровье» һәм «Нурлат сөте» коллективларына «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» оешмасының Мактау грамоталарын, шәхси эшмәкәр Николай Блиновка «ТАТМЕДИА»нең Рәхмәт хатын, «ЦЭТ» коммерцияле булмаган автоном оешмасының рәхмәт хатларын шәхси эшмәкәрләр Гүзәл Сөбханкуловага, Әлфия Бәшировага һәм Алсу Насыйровага тапшырды. Эшмәкәрләрне хөрмәтләү бәйрәм концерты белән тәмамланды.