Кичә кичке сәгатьләрдә Гыйматдинов урамында «Тоннель» профилактик чарасы узды.
Автоинспекторлар рейды полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә узды. Бу юлы автоинспекторлар куркынычсызлык каешларын кулланмау белән бәйле хокук бозуларны кисәтүгә аерым игътибар бирде.
“Нурлатлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шул исәптән куркынычсызлык каешларын да һәрчак эләктереп йөрергә чакырам", – дип билгеләп үтте ЮХИДИнең вакытлыча Нурлат бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Фәнис Мөхтәров.
Нурлатның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган, аларның 7се – куркынычсызлык каешларын эләктерми йөргән өчен.
Фәнис Мөхтәров билгеләп үткәнчә, бу төр хокук бозу өчен 1000 сум күләмендә штраф салына.