Бүген китап яратучылар, китапны мәгълүмат чыганагы һәм файдалы ял өчен генә түгел, ә көндәлек иптәшләре һәм «хезмәттәшләре» итеп кабул итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. 27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Китапханәләр бу еллар эчендә китапларны саклау һәм укырга бирү чикләреннән еракларга чыга торган күп кенә идеяләр тормышка ашырылган заманча иҗтимагый үзәкләргә әверелде.
Безнең районның китапханәләр челтәре дә искәрмә түгел. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без китапханәчеләрдән планнары, коллективның иҗади табышлары, казанышлары һәм уңышлары белән белән кызыксындык.
«2021 елда безнең китапханә Татарстан муниципаль районнарында модель китапханәләр булдыру буенча республика конкурсында җиңүче булды. Ул «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде. Конкурста җиңү безгә компьютер, мультимедиа һәм техник җиһазларны яңартырга ярдәм итте. Һәм иң мөһиме, китапханә фонды зур күләмдә заманча әдәбият белән тулыланды", - дип уртаклашты җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова.