Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Эшмәкәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Нурлат районында 1195 кече һәм урта бизнес субъекты, 939 шәхси эшмәкәр, 2135 үзмәшгуль үз эшчәнлекләрен алып бара.
Без район территориясендә эшчәнлеген алып барып, эш урыннары булдыручы, социаль проблемаларны хәл итүдә катнашучы, үз тәҗрибәләрен һәм иҗади энергиясен Нурлат районы үсешенә керткән эшмәкәрләргә рәхмәтле.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан уңышка ирешергә мөмкинлек бирүче энергиялек, үҗәтлек һәм инициатива күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез.
Яңа перспективалы бизнес-идеяләрнең тормышка ашуын, ышанычлы эшлекле партнерлар, бизнесыгызның чәчәк атуын телибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, көч һәм яңа өметләр, зур уңышлар Сезгә!