Мамык авылында яшәүче Надежда Борисова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Надежда Федоровнаны 95 яшьлек юбилее белән котларга Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров килде.

Надежда Федоровна Аксубай районының Октябрь поселогында туа. Бөек Ватан сугышы елларында умартачылык совхозында хисапчы булып эшли. Сугыштан соң гаиләсе Казахстанга күченә, анда Надежда Борисовна фельдшер-акушерлык техникумын тәмамлый.

1954 елда Октябрь районы Мамык авылында туган булачак ире Дмитрий Викторович белән таныша. Надежда Борисовна пенсиягә чыкканчы Мамык бала тудыру йортында акушерка булып эшли. Борисовлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Надежда Федоровна 5 оныгы һәм 11 оныкчыгының игътибары һәм ихтирамын тоеп яши.

 Надежда Федоровнага күтәренке күңел, ныклы сәламәтлек, туганнарының кайгыртуын, яхшы кәеф, телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International