Язның май аеннан, гадәттәгечә, беренче җылылык көтәләр.
Кышкы салкыннардан соң җылылыкны сагынган күңел кояш нурларын көтә. Тик быелгы май безнең өметләрне акламады һәм термометр баганасы әле дә күтәрелергә җыенмый. Коммуналь хезмәтләр оешмалары график нигезендә, җылылык бирүне туктатты һәм бүлмәләрдә һәм кабинетларда урамнан беразга гына югарырак температура урнашты. Электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу кыска ялганыш барлыкка килүенә китерергә мөмкин.
Мондый очракларны кисәтү өчен, электр җылылык приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Беркайчан да электр җылыткычларын әйберләр янына якын урнаштырырга, өстенә элеп киптерергә ярамый.
Җылыткыч прибордан ут чыкса, тиз арада аны сүндерергә кирәк.
Ачык ялкынны сүндерер өчен бүлмә гөлләре утыртылган туфракны кулланырга мөмкин. Янгын чыгуы хакында кичекмәстән янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итү мөһим.
Бары тик янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә, тормышыбыз имин булачак.
73ПСЧ ОПП инженеры Сергей Панарин.