Гражданнарны кабул итү 2 июньдә сәгать 10.00нан сәгать 12.00гә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында узачак.
Бу көнне татарстанлылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовка мөрәҗәгать итә алалар.
Сәрия Сабурскаяга һәм Әмир Хәмитовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.