Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Алтын каләм — Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрелә

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы катнашында:

балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатын үстерү, яшь журналистларга, иҗади, сәләтле яшьләргә ярдәм итү;

талантлы яшьләрне ачыклау, аларның иң яхшы вәкилләре «журналистика»белгечлеге буенча һөнәри күнекмәләр һәм нигезләр алырга ярдәм итү;

массакүләм мәгълүмат чаралары аша яшьләр, спорт һәм туризм проблемаларын хәл итү файдасына җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру;

физик культура һәм спорт чаралары белән яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 5 июненә кадәр фестивальнең Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләре һәм темалары буенча кабул ителә. Гариза PDF форматында түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms.yandex.ru/u625e76831adfbc43a27f2bef/

Элемтәгә керү өчен җаваплы зат –«Алтын каләм-Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең башкарма директоры Сысоева Алинә Юрьевна, тел.: +7(965)586-98-71. zolotoe.pero.rt@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International