Быел да милли бәйрәмдә "Сабантуй гүзәле" н билгеләячәкләр.
Бу матурлык конкурсында 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Катнашучылар матур гына булырга тиеш түгел, шулай ук артистлык сәләтенә ия булырга, татар телендә иркен сөйләшергә һәм татар мәдәниятен яхшы белү дә сорала. Кызларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә кирәк булачак, оештыручылар алар өчен 7 бирем әзерләгән.
"Сабан туе гүзәле-2022" конкурсы ачык, анда конкурс шартларына туры килгән, теләге булган һәр кыз катнаша ала. Гаризалар 4 июнь көнне сәгать12.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча Alfiya.Galautdinova@tatar.ru кабул ителә.