Балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия»эшләячәк

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителә

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэкына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы сәламәтләндерүне оештыру буенча республика үзәге директоры, Дәүләтчин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна ьавап бирәчәк.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре «кайнар линия»  телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 май көнне сәгать 10: 00нан башлап  12: 00гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 26 маенда сәгать 10га кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm адресы буенча кабул ителә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International