“Чияле алан" шифаханәсендә янгынга каршы әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

2022 елның 24 маенда «Чияле алан» санатор-сәламәтләндерү комплексы объектында, «Татнефть» оешмасы һәм 73 ПСЧ вәкилләре белән берлектә, кешеләр күп була торган объектларның янгынга каршы торышын тикшерү узды.

Тикшерү вакытында янгын чыгу һәм гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр үткәрелде.

Гамәли күнекмәләр оешкан төстә узды, хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрелде, дип хәбәр итә 73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкурова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International