Универсиада уты Нурлатка килеп җитте

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Универсиада утының Нурлаттагы беренче факелын район башлыгы Наил Шарапов кабызды, ә эстафета юлын райбашкарма комитеты җитәкчесе Рамил Кашапов башлады. Аннан районның спорт ветераннарыннан, бүген күп төрле  мәйданнарда район данын актив яклаучы яшь спортчылардан, тренерлардан торган 27 факел йөртүче Универсиада утын Нурлат урамнары буйлап сәяхәт иттерделәр, шул рәвешле, ул Совет, Самаренкин, К.Маркс, Хәммәдиев урамнарын урап кайтты. Универсиаданың төп символын исә һәр җирдә күпләгән халык көчле алкышлар белән озатып торды. Әнә шундый 4000 метрга сузылган тере коридор буйлап факел йөртүчеләр Универсиада утын эстафетаның соңгы вәкиле – район башлыгы Наил Шараповка тапшырдылар. Наил Шакирович тиешле  метрларны узып, төп сәхнәдә, меңләгән халыкның көчле алкышлары, шатлыклы авазлары астында Универсиада уты чәшкәсен кабызып җибәрде. “Без тарихка кереп калдык, һәм мондый чараның шаһитлары булы – зур бәхет тә, горурлык та. Бу ут республика җитәкчелегенең гаять зур эшенең чагылышы сыман. Бәйрәм белән сезне, нурлатлылар!” – дип мөрәҗәгать итте ул халыкка. Аннан Универсиада вәкилләре Нурлатка истәлеккә Символик факел тапшырдылар. Ә бәйрәм концерт белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International