Нурлатта тантаналы рәвештә яңа объект - «Шәһәр күле» паркы ачылды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Шашин урамында шәһәр күле ачылды.

Күп кенә функциональ зоналар белән, һичшиксез, ул өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан ял итү урынына әйләнәчәк.

Ә бүген биредә матур традициягә нигез салынды: район мәктәпләрен тәмамлаучылар мәктәп белән саубуллашуны символлаштырып дәвам иткән бер уртак бәйрәмгә җыелды.

 

Бу мөһим вакыйгалар белән җыелучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

«Без Нурлатның матур почмагы – «Шәһәр күле» паркын ачабыз. Барыннан да элек, барсы да -яшьләр өчен, без шәһәребезнең яшьләр шәһәре булуын телибез», – диде ул чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Шунда ук Алмаз Әхмәтшин күлне реконструкцияләгән өчен төзелеш оешмасына рәхмәт белдерде һәм «Континент» төзелеш компаниясе балта остасы һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручы Имил Морадыймовка һәм Виталий Уламасовка Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Алмаз Әхмәтшин, шулай ук, 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да 5, 10, 15 елдан соң һ.б. классташлар белән очрашулар үткәрү традициясенә нигез салыр, дигән ышаныч белдерде.

Парк ачылышы һәм соңгы кыңгырау бәйрәме матур чаралар белән дәвам итте. Паркта төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, чыгарылыш сыйныф укучылары флешмоб үткәрде, аларны әти-әниләр һәм укытучылар котлады, ә җирле артистлар үзләренең иң яхшы иҗади номерларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International