Тимерлек мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Тимерлек мәктәбендә капиталь ремонт федераль программа кысаларында тулы куәтенә бара.

Эш барышы белән Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов танышты.

Биредә инде шактый күләмдә капиталь ремонт башкарылган. Линар Нурисламович эшне куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү һәм срокларны исәпкә алып алып барырга тәкъдим итте. «Хәзерге вакытта штукатур эшләре 100% ка, түшәм буенча – 65% ка, идәннәр буенча – 98% ка башкарылган", - диде подрядчы оешма прорабы Андрей Гурьянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International