Бүген Нурлатта чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген, 24 май көнне, районның барлык мәктәпләрендә мәктәп белән саубуллашу бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды, районның 179 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Шәһәр гимназиясе укучыларын әлеге тантаналы дата белән котларга Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.

«Бүген сезнең өчен бик дулкынландыргыч һәм бәхетле көн. 11 ел элек сез беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез, бүген сез - чыгарылыш сыйныф укучылары. Алда сезне олы тормыш көтә, уку йортларына керүегезне, уңышлы кешеләр булуыгызны һәм туган шәһәрегезгә әйләнеп кайтуыгызны телим", - дип мөрәҗәгать итте гимназистларга Алмаз Сәлимович.

Бүләкләү тантанасында да чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән сәламләделәр, биредә активистларга, спортчыларга, гимназия волонтерларына рәхмәт хатлары, алтын һәм көмеш медальләр тапшырдылар. Ә укучылар Валерий Ледянкин һәм Камилә Мусина мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт бүлекләре, шулай ук Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Шунда ук гимназия директоры Гүзәл Хәмәдиева ата-аналар комитеты вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары – беренче сыйныф укучылары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн, без 11 ел белем алган мәктәп белән саубуллашабыз. Әлбәттә, без һәрвакыт үз укытучыларыбызны аерым җылылык белән искә алачакбыз», – дип уртаклашты чыгарылыш сыйныф укучысы Егор Миронов.

Бәйрәмнең иң якты мизгеле-соңгы кыңгырау яңгыравы булгандыр, бу җаваплы эш чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 11 нче сыйныф укучысы Тимур Нургалеев һәм 1 нче сыйныф укучысы Элина Хәмзинага тапшырылды.

Чара, традиция буенча, мәктәп вальсын башкару  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International