Газ кертү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» оешмасы хезмәткәрләре башка сорауларыгызга җавап бирәчәкләр.
Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда сәгать 10.00нан сәгать 12.00гә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча алырга мөмкин булачак.
Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 27 маена кадәр сәгать12.00гә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm