Гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша да кабул ителә.
2022 елның 24 маенда сәгать10.00нан 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Яман шеш авыруы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына түбәндәге телефон номеры буенча: 8(800) 350-44-72 «Кайнар линия» булачак.
Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Ногманов, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының башка белгечләре җавап бирәчәк.
Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 24 маена кадәр сәгать12.00гә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm