Нурлатта 42 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды.
Нурлатта тагын яңа өй туйлары да күбрәк уздырыла башлады: Товарищеская урамында беренче инвестицион йорт файдалануга тапшырылды. Бу вакыйга белән нурлатлыларны Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәринә Сәйфетдинова котлады.
Өч катлы йортта 42 фатирдан тора.
"Йортны 12 ай дәвамында төзеп чыктык, ул экологик яктан чиста материалдан – керамик кирпечтән», – диде «Окстрой» подрядчы компаниясе генераль директоры Илдар Яруллин.
Ул билгеләп үткәнчә, Нурлатта торак төзелешен компания алга таба да дәвам итәчәк.
Шунда ук Җәббаровларга ике бүлмәле фатирның ачкычы һәм бүләк тә тапшырылды.
"Яшь гаилә буларак, без ипотеканы отышлы процент белән алдык. Күптән түгел улыбыз туды һәм ана капиталы безнең беренчел взносыбыз булды. Ипотеканы 20 елга рәсмиләштерделәр, ай саен 12 500 сум түләячәкбез. Бу безнең өчен җиңеп була торган сумма, ирем нефть оешмасында эшли", - дип уртаклашты Екатерина Җәббарова.