Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе итеп Лилия Закирова билгеләнде.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүген предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән планеркада яңа кадрлар билгеләнеше турында хәбәр итте.
Лилия Наил кызы Закирова Нурлат муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Башкарма комитетның архив бүлеген җитәкләде.