Нурлатта Сабантуй бәйрәме - 11 июньдә, ә Уяв 25 июньдә узачак

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Милли бәйрәмнәрне үткәрү датасын Нурлат муниципаль районының барлык милек формасындагы предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планеркада игълан иттеләр.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган киңәйтелгән планеркада район һәм шәһәр тормышының иң актуаль мәсьәләләре каралды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин планеркада катнашучыларны 2021-2022 елгы җылыту сезоны нәтиҗәләре һәм 2022-2023 елгы яңа сезонга әзерлек планнары белән таныштырды, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов район һәм шәһәр территориясендә юлларны капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде.

Планеркада шулай ук бәхетсезлек очракларын кисәтү, су объектларында булганда кешеләрнең уяулыгын һәм саклыгын арттыру турында Нурлат янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов, балаларның каникул вакытында мәшгульлеге һәм ял итүе, «Сабантуй-2022», «УЯВ» милли бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү, агымдагы елның май аенда районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары  турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады, балалар сәламәтләндерү лагерьларының террорчылыкка каршы якланганлыгы, җәйге чорда балалар сәламәтләндерү ялын әзерләү һәм үткәрүдә комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илназ Әбделвәлиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең вакантлы вазыйфаларын комплектлау турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү бүлегенең өлкән белгече Татьяна Козлова таныштырды.

«Нурлат АТПсы» оешмасы генераль директоры Идрис Кәримов предприятиенең эшчәнлеге, Урта Камышлы һәм Кычытканлы авыл җирлекләре башлыклары Валентина Вафина һәм Фалис Сабиров – районның авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында чыгыш ясады.

Планерка ахырында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре турында сөйләде. Иң яхшы авыл җирлекләре башлыкларына Алмаз Әхмәтшин тантаналы рәвештә акчалата сертификатлар тапшырды.

Биредә шулай ук алдынгы җитәкчеләрне, предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International