Нурлатта коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү  комиссиясенең утырышы булды.

Комиссиянең алдагы утырышы беркетмәсенең үтәлеше турындагы мәсьәлә белән муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Ханеня чыгыш ясады.

Утырыш әгъзалары шулай ук «2015-2024 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында докладны да тыңладылар.

Район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече Мәдинә Сәлахова муниципаль районда тормышка ашырыла торган программаларның барлык төрләре буенча торакка мохтаҗлык буенча исәпкә кую һәм торак бүлеп бирү барышында коррупцион куркынычларны кисәтү буенча эшне оештыру турында сөйләде.

Гражданнарга социаль түләүләр рәсмиләштергәндә халыкны социаль яклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, шул исәптән муниципаль районның социаль өлкә учреждениеләре тарафыннан халыкка дәүләт социаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Нурлат муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Оксана Терентьева хәбәр итте.

Утырыш район башлыгы, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International