Нурлат районының яшь активистлары Максим Сычев, Михаил Спасов һәм Артем Кустоватов 2022 елның 20-22 маенда узган «#selfmade2022» яшьләр форумында катнашты.
Форум «Татарстан – Яңа гасыр»Республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча уздырылды.
Форум барышында катнашучылар өчен төрле чаралар, мастер-класслар, очрашулар, спорт ярышлары һ. б. оештырылды.
Форум нәтиҗәләре буенча Нурлатлыларны актив катнашкан өчен сертификатлар белән билгеләделәр.