Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 23-24 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта 2 градуска кадәр кырау булуы көтелә.