Ралинә Вәлиева конкурсның жюри әгъзаларын иҗади сәләтләре, таланты һәм сөйкемлелеге белән таң калдырды.
Нурлатның "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбенең 11 яшьлек укучысы Ралинә Вәлиева ел саен үткәрелә торган "Татарстанның нәни гүзәле-2022" матурлык һәм талант республика конкурсында җиңүче булды.
Конкурсның финалы Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Моңа кадәр 14 көн дәвамында яшь дәгъвачыларны иҗади сайлап алу узды.
Конкурска Яшь миссны балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ольга Гришина, Ренат Ниязов һәм Наталья Чобиток әзерләде.
Котлыйбыз!