Май урталарында ук Нурлат районы хастаханәсенә талпан утыруга зарланып 66 нурлатлы мөрәҗәгать иткән.
Аларның күбесе өлкәннәр, әмма балалар да бар – андыйлар 5.
"Безнең район территориясе талпан энцефалиты буенча эндемик булып тора, – диде баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова.
- Шулай ук талпан белән кешегә һәм йорт хайваннарына талпан боррелиозы, анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз кебек йогышлы авырулар да йогарга мөмкин".