Нурлат интернат-йортында яшәүчеләр кайгырту һәм игътибарны рәхмәт белән кабул итәләр

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Нурлат интернат-йортында хәзер 65 кеше яши.

Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәзерге вакытта «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның 65е озак вакытка исәпләнгән тәрбия системасы белән тәэмин ителгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йортта яшәүчеләргә чит кеше каравына мохтаҗлыгы дәрәҗәсенә бәйле рәвештә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы һәр кешегә карата табиб билгеләве буенча барлык чаралар һәм процедуралар язылган шәхси реабилитация программасы эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International