Нурлат районы үзәк хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Яңа коронавирус авыруы белән, нигездә, прививка ясатмаучылар авыруын исәпкә алып, вакцинация элеккечә үк актуальлеген югалтмый.

Хәзерге вакытта 60ка якын нурлатлы амбулатор дәвалау ала, 10сы-стационар, 7 кеше Чистай ковид госпиталендә дәвалана.

"Федераль регистр мәгълүматлары буенча вакцинацияләүнең беренче этабын 32 234 кеше узды, бу 93 процент тәшкил итә, өлкәннәрнең гомуми саныннан вакцинация белән колачлау 74,1 процент тәшкил итә", – дип саннар белән баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International