Нурлатлылар район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге зур делегация составында борынгы Болгар шәһәрендә узган "Изге Болгар җыены" бәйрәмендә катнашты. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Дин әһелләре, ислам нигезләре укытучылары, җәмәгать оешмалары әгъзалары, район мәдәният һәм мәгариф бүлекләре вәкилләре белән бергә Болгарга «Теремкәй» һәм «Алсу» балалар бакчалары коллективлары да барды. Алар альтернатив әбүнәчеләр арасында «ТАТМЕДИА» филиалы «Нурлат-информ» тарафыннан игълан ителгән конкурста җиңүчеләр булдылар һәм бүләк итеп тарихи урыннарга сәяхәт кылдылар. Берничә сәгать дәвамында алар борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарында-Ак мәчет, Кара пулат, манаралар, музейларда булдылар, мастер-классларда катнаштылар, халык сәнгать һөнәрләре осталарының эшләнмәләре күргәзмә-сатуларын, Идел буе Болгарына ислам динен алып килгән Әхмәд ибн Фадланның юлын гәүдәләндерүче театральләштерелгән тамаша карадылар.
«Алсу» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Лилия Зәйнуллина Болгарда беренче тапкыр барган һәм бик күп уңай эмоцияләр алган. "Һичшиксез, тагын бер кат киләчәкмен, әмма инде балалар белән», – дип уртаклашты ул. Ә менә «Теремкәй» коллективы киләсе сәфәрне бу җәйгә үк планлаштырган.