2022 елның 22 маенда сәгать 10нан 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2022 елның 21 мае, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 22 маенда көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

2022 елның 22 маенда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз явым-төшем. Көндез бераз яңгыр явачак.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+3, урыны белән туфракта һәм һавада 2 градус кырау булачак.

Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International