Нурлатта беренче тапкыр "Язгы карлыгачлар" җиңел атлетика ярышлары узды

2022 елның 21 мае, шимбә

Пионерия көнен бәйрәм итүгә багышланган спорт чарасында 140лап яшь спортчы катнашты.

Бүген Г. Хөсәенов исемендәге шәһәр стадионында Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган район мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча район ярышлары узды. Ярышлар 12 яшь категориясендә үткәрелде.

Андреевка, Иске Чаллы, Каравыл-Тавы, Чулпан мәктәпләре, шулай ук 1, 4, 8, 9, гимназия һ. б. мәктәп укучылары аеруча активлык күрсәтте.

Җиңүчеләр һәм призерлар район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары һәм медальләренә лаек булды. Ә спортчыларның нәтиҗәләре ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачетына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International