Анатолий Никитин һәм Ренат Юлдашев социаль хезмәт алучылар арасында узган шахмат һәм шашка буенча VI Республика турнирында катнаштылар.
Ул кичә Казанның Р. Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр шахмат мәктәбендә узды.
Нурлатның шахматчылары яхшы уен күрсәтте. Турнир үзе Швейцария системасы буенча 5 турда партия ахырына кадәр 10 минут вакыт контролендә узды.
Шахмат буенча кискен көрәштә Анатолий Никитин призлы өченче урынны алды. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы шартларда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева бүләкләде.