Язны кешеләр генә түгел, ә... еланнар да ярата икән: май аенда аларның парлашу чоры җитә.
Интернет киңлекләрендә шундый мәгълүматны табарга була: кара еланның 4 төре һәм 300гә якын төрдәше бар! Тик куркырга кирәкми: Татарстанда гади һәм даласыман кара елан, тузбашлар һәм бакырсыман еланнар гына күзәтелә. Алар белән очрашу да, Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова әйтүенчә, куркыныч түгел.