Конкурсның муниципаль туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 эш финалга сайлап алынды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге сәнгать мәктәпләре укучылары арасында уза торган «Балалар илне сүрәтли» 16нчы республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Быел конкурс «РФ халыкларының мәдәни мирасы елы», «ТРда цифрлаштыру елы», «Без – имин юллар өчен», «Без – үз Ватаныбызның патриотлары» номинацияләре буенча оештырылды. Традиция буенча, шәһәр һәм авылларның гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары конкурска актив кушылды.
Җирле бүлекчә әгъзалары, шулай ук «Киләчәк» балалар иҗат үзәге педагоглары кергән комиссия республика этабына иң яхшы эшләрне сайлап алды. Комиссия иң яхшы рәсемнәр арасында Герман Богданов (9 яшь), Полина Федорова (9 яшь), Әнисә Ерепова (8 яшь), Юлия Герасимова (11 яшь), Арина Ермолаева (7 яшь), Алексей Антонов (9 яшь), Эльвина Төхвәтуллина (11 яшь), Мария Малыгина (10 яшь), Карина Жеглова (12 яшь), Доминика Васильева (7 яшь) эшләрен билгеләп үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь нурлатлылар ел саен финал этабында җиңүчеләр булалар. Быел да аларга уңышлар телибез!