Нурлатта Татарстан матбугаты көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 20 мае, җомга

Нурлат район массакүләм - мәгълүмат чараларында «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталарына язылучылар һәм матбугат ветераннары белән истәлекле чараларны бергә бәйрәм итү күптән инде традициягә әйләнде.

Ә быел Татарстан матбугаты көне аеруча истәлекле булды- ул район газетасының 90 еллыгын билгеләп үтү елында ачылган барлык чор журналистларына куелган һәйкәл янында узды.

«ТАТМЕДИА»нең «Нурлат - информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева коллективны, матбугат ветераннарын, хат ташучыларны, подписка акцияләрендә җиңүчеләрне Татарстан матбугаты көне белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, уңышлар теләде. Шунда ук матбугат ветераны Нина Сидуллинага «ТАТМЕДИА»нең филиалы «Нурлат-информ»ның Мактау грамотасын, шулай ук ТР Журналистлар берлегеннән бүләк һәм матбугат ветераннарына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанцияләрен һәм «Нурлат – информ»ннан бүләкләр тапшырды.

Матбугат ветераннары исеменнән дә котлаулар яңгырады. Район газетасында 34 ел эшләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина яшь коллегаларына иҗади уңышлар, ә тантанага җыелучыларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Татарстан матбугаты көнен газетаны чыгаручылар белән бергә тугры дуслары-хат ташучылар да билгеләп үттеләр.

Апрель аенда район газетасын хезмәттәшләренә караганда күбрәк яздыртуга ирешкән «Ай почтальоны» бәйгесендә җиңүче Ирина Сидоровага, Резедә Гиняева безнең спонсорыбыз шәхси эшмәкәр Николай Блиновтан яшелчә һәм чәчәк үсентеләре җыелмасын, альтернатив әбүнәчеләр арасындагы «Алсу» балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Ногаевага һәм «Теремкәй» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Абдурахмановага, шулай ук 2 нче урынны алган Бикүле мәктәбе директоры Нурдидә Вәлиевага– «ТАТМЕДИА»нең Рәхмәт хатлары, Нурлат ТВга «музыкаль котлау бирү өчен сертификатлар"ны,  шулай ук аларга Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Валентин Бурайкин үзенең “Ә без – нурлатлылар!” китабын да тапшырды.

Матбугат көне «Уңышлы атна» кысаларында әбүнәчеләр арасында призлар уйнатуда җиңүче Нурлаттан Константиновлар гаиләсенә дә истәлекле көн булып керәчәк: аларга «АгроИнвест»тан 1 центнер ашлык сертификаты тапшырдылар.

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды, район газетасының 90 еллыгы уңаеннан язылган гәҗитнең гимнын бергәләп башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International