Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

2022 елның 20 мае, җомга

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 20-22 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска  кадәр салкын булуы көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, хәвеф-хәтәрләр арта:

янгын чыгу куркынычы;

электр-көнкүреш приборларын, газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында, сөрем газы белән агулану һәм көнкүреш газы шартлау очраклары;

кулдан ясалган җылыткычлар куллану аркасында;

авыл хуҗалыгы культураларының зыян күрүе һәм өшүе ихтимал.

Хөрмәтле нурлатлылар, сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International