Бүген Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район Башкарма комитеты вәкилләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында халыктан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүләр җыю мәсьәләсе каралды.
"Халык контроле" буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү турындагы мәсьәләне Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ралия Ханеева карады.
Идарәче компанияләр җитәкчеләренә үзләре җитәкләгән оешмалар эшчәнлегенә кагылышлы күрсәтмәләр бирелде.