Элеватордан алып Гыйматдинов урамындагы тимер юл күперенә кадәр юл участогында юл челтәрен норматив халгә китерү проекты буенча әлеге урамда яшәүчеләр белән бергәләп фикер алыштылар.
Бу уңайдан җыелыш Нурлат шәһәре Башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов һ. б. катнашында Шәһәр мәдәният сараенда узды.
«Бу урамда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү, Гыйматдинов урамын юлүткәргеч белән җәяүлеләр элемтәсе белән берләштерү өчен, капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Җыелыш кысаларында шәхси секторда яшәүчеләрнең теләкләрен тыңлыйбыз", - диде район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Марсель Гәрәев.
Гыйматдинов урамында яшәүчеләр, шулай ук бизнес вәкилләре җыелыш эшендә актив катнаштылар. Үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр. Владимир Кашкаров билгеләп үткәнчә, алар буенча карарлар урынга чыгып җентекләп тикшерелгәннән соң кабул ителәчәк.