Бүген Нурлат районыннан 12 егет Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырды.
Котлау сүзләре һәм җылы теләкләр белән аларга Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова мөрәҗәгать иттеләр.
«Иң изге теләкләр сезгә. Без сезгә лаеклы хезмәт итүегезне, иң яхшы күнекмәләр алып, чыныгып һәм, әлбәттә, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Хәерле юл», – диде егетләргә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Линар Маняпов.
Соңгы вакытта хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга туганнары, дуслары һәм якыннары белән бергә күркәм традиция буенча авыл җирлекләре башлыклары да килә.
Чуаш Тимерлегеннән Павел Захаровны авыл җирлеге башлыгы Владимир Гаврилов озатырга килгән. Павелга 19 яшь, Самара шәһәрендә элемтә көллиятен тәмамларга өлгергән, элемтәче һөнәрен алган.
"Захаровлар гаиләсендә өч уллары бар. Бик тырыш, ярдәмчел, һәрвакыт әти-әниләренә булышалар, әдәпле-тәүфикълылар. Кичә өйләренә дә бардык, теләкләребезне әйттек. Бу көннәрдә алар өчен безнең игътибар аеруча мөһим дип уйлыйм. Безнең авыл җирлегеннән бу юлы өч егет чакырыла. Хәзерге вакытта хезмәт итүчеләр дә бар. Барысына да армиядә лаеклы хезмәт итүләрен телибез", - дип билгеләп үтте Владимир Иванович.