Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе медальгә лаек булды

2022 елның 20 мае, җомга

Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Равил Хәмидуллин Россия кулланучылар кооперациясенең 190 еллыгы уңаеннан истәлекле юбилей медале белән бүләкләнде.

Мондый бүләккә ул авыл халкын беренче чиратта кирәк-яраклар, азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә уңышлы эшләве һәм фидакарь хезмәте өчен лаек булды.

«Безнең автолавка кибете булмаган 24 авылга бара. Моннан тыш, Татарстан кулланучылар берлеге тарафыннан Аяляскинода һәм Чишмәдә модульле кибетләр төзелде, анда да эшчәнлекне без алып барабыз», – дип сөйләде Равил Сәмигулла улы.

Нурлат РАЙПОсын ул 7 ел җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International