Яшьләргә торак тапшыруы эфирына чакырабыз

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 маенда 17 сәгать 45 минутта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, ВКонтакте социаль челтәрендә яшьләргә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында тапшыруны турыдан-туры трансляцияли. Турыдан – туры эфир форматында тапшыру уздыруның максаты - яшьләргә, яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә Татарстан Республикасында гамәлдә булган торак шартларын яхшыртуда, үз торакларын ташламалы шартларда сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында мәгълүмат бирү. Мондый онлайн форматтагы өстенлек барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләреннән – торак программалары операторларыннан җавап, консультацияләр, аңлатмалар алу мөмкинлегенә нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International