Нурлатта «Абилимпикс-2022» чемпионатының төбәк этабы уза

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат аграр техникумы базасында «Талчыбыктан үрү» компетенциясе буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2022» төбәк чемпионаты кысаларында ярышлар старт алды.

"Өченче ел инде техникум базасында чемпионатның бу этабын уздырабыз. Бүген республиканың өч районыннан – Нурлат, Чистай һәм Спас районнарыннан студентлар ярыша. Төбәк этабында җиңүчеләр республика данын бердәм җыелма команда составында яклаячак",-дип сөйләде уку-методик эшләр буенча техникум директоры урынбасары Алла Терентьева, ул шулай ук ярышларның баш эксперты ролендә дә чыгыш ясады. 

Бу чемпионатны юкка гына мөмкинлекләр Олимпиадасы дип атамыйлар, гәрчә анда катнашучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр булса да. Ярышлар вакытында алар үз эшләренең профессионаллары һәм кайчагында әзерлекле кешеләргә дә осталыкларын күрсәтергә әзер булуларын практикада күрсәттеләр. Әйтик, интернат-мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз Хәлимов ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый инде.

"2020 елда мин мәктәп укучысы буларак катнаштым, ул чакта мин җиңүче булдым, быел – «студентлар» категориясендә. Без укытучым Алла Александровна белән җентекләп әзерләндек, шуңа күрә бүген дә уңышка өметләнәм», – дип уртаклашты Алмаз.

Иртәгә чемпионатта мәктәп укучылары һәм өлкәннәр үз көчләрен сыный, ябылу һәм бүләкләү тантанасы шулай ук иртәгә билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International