Нурлатлыларны «Музейлар төне» чакыра

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Ел саен май аенда Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее традицион «Музейлар төне» акциясендә катнаша.

Аның кысаларында бу шимбәдә, 21 майда, нурлатлыларның 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр экспозиция заллары белән түләүсез кереп танышу мөмкинлеге бар.

Шулай ук кунаклар игътибарына Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гаимовның график эшләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International