Нурлатлыларны Журналистлар берлегендә Татарстан матбугаты көне белән котладылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Нурлат - информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резедә Гиняева һәм матбугат ветераны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина Татарстан Журналистлар берлегендә Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашты.

Биредә Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов район һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен, матбугат ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы коллективын  диплом белән бүләкләде.

Чарада шулай ук Татарстан журналистикасының онлайн-энциклопедиясен тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International