Кичә Нурлат балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучылар концерты булды.
Чарада Семен Леонтьев (укытучысы Т.Бадыйгин), Рәсүл Миңнеханов (укытучысы О. Колотеева), Андрей Волков (укытучысы О. Колотеева), Диана Әхмәдиева (укытучысы В. Борһанова) катнашты.
Рәсүл Миңнеханов һәм Андрей Волков хәзер студентлар, ә Семен Леонтьев һәм Диана Әхмәдиева Әлмәт музыка көллиятен тәмамладылар.
Балалар Сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар берничә тапкыр халыкара конкурслар лауреатлары, «Киләчәк йолдызлары»республика проекты финалистлары булдылар. Андрей Волков һәм Семен Леонтьев - "Татнефть" стипендиатлары.